16-18 февральдә Төрки дөньяның мәдәни башкаласы чаралары кысаларында Иске шәһәрдә Төрки дөнья әдәби журналлары мөхәррирләренең VI конгрессы узачак. Быел ул төрки дөньяның күренекле мөхәррире, җәмәгать эшлеклесе исмәгыйль Гаспралыга багышланган.
Конгресс төрки дөнья журналлары арасында тыгыз хезмәттәшлек урнаштыру максатларында уздырыла. Анда төрле темаларга утырышлар узачак. Алар арасында, әйтик, мондыйлары бар: «Гаспринский идеаллары: урынчылыктан – милләт югарылыгындагы эшчәнлеккә кадәр», «Төрки дөнья әдәбияты: миллидән алып глобальгә кадәр», «Глобальләшү һәм әдәби журналлар нәшер итү» һ.б.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте