«Йолдызлы билет» премиясенә ияләре мәгълүм булды

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

Бүген Ратушада «Йолдызлы билет-2013» халыкара әдәби премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук  «Аксенов-фест» фестивале Попечительләр советы әгъзалары – язучы Евгений Попов һәм «Октябрь» журналының баш мөхәррире Ирина Барметова катнашты.

 «Йолдызлы билет» премиясенә быел «Шигърият» номинасиясендә  Ереваннан 24 яшьлек Арутюн Овакимян, ә «Проза» номинациясендә Петербургтан Евгений Бабушкин лаек дип табылды. Лауреатларга  бронзадан ясалган «Йолдызлы билет» сынчыгы һәм акчалата бүләк тапшырылды .

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International