14 – 28 февральдә Татарстан Республикасында яшь сайлаучылар көне уздырыла.
Әлеге акция кысаларында Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә чаралар оештырыла. Әлеге китапханәдә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү буенча зур эш башкарыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте