Мартта Г.Кариев исемендәге Татар яшьләр театры Саба һәм Теләче районнары авыл клубларында спектакльләр күрсәтәчәк. Театр тамашачылар хозурына Илдар Юзеевның «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» спектаклен тәкъдим итә.
Узган ел кариевлылар спектакльләрен Теләче, Саба, Зеленодольск, Кукмара, Алексеевск, Балтач, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Мамадыш, Бөгелмә, Алабуга, Әтнә, Кайбыч, Лаеш, Буа, Чүпрәле, Түбән Кама районнарында 8 мең тамашачы караган.
8 900 32 22 047
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте