19 февральдә В.И.Качалов исемендәге театрда Валерий Залотуха повесте буенча «Соңгы коммунист» спектакле күрсәтеләчәк

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

19 февральдә Качалов театрының кече сәхнәсендә Валерий Залотуха повесте буенча «Соңгы коммунист» спектакле күрсәтеләчәк.  Күренекле кинематографияче, язучы, «Ника» премиясе лауреаты әсәре театр сәхнәсендә   беренче тапкыр уйналачак. Аны сәхнәгә  театрның баш режиссеры Александр Славутский куйган.

Чит илдә укып кайткан яшь егет, үзен социаль тигезсезлек белән көрәшүче итеп тоя, яңа коммунист исеме алып, шәһәрнең рәсми булмаган хуҗасы – үзенең олигарх әтисе белән  көрәш мәйданына чыга.

Спектакльдә театрның күренекле артистлары уйный.  

Спектакль премьерасы тагын 21, 22, 27 февральдә күрсәтелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International