«Диалогические перспективы» («Кара-каршы әңгәмә мөмкинлеге») француз ассоциациясе (Президенты Луиза Бохараева) һәм «Европа татарлары» альянсы (Франциядәге вәкиле – Әлфия Айзатова) февраль башында Французлардан иң яхшы дип танылган ун рәссамның берсе – Ринат Анимаев белән очрашу оештырды.
Версаль сараеннан ерак түгел урнашкан Вирофель шәһәрендәге һөнәрханәсендә кунакчыл хуҗа Франциядәге ватандашларыбызны һәм Казаннан килгән кунакларны – КФУның француз теле кафедрасы мөдире Э.Х. Хәбибуллинаны һәм аның студентларын якты йөз һәм хушисле чәй белән каршы алды: «Чәй эчмәгән татар татар мени?!».
Ринат Анимаев Дүшәмбедә туган. В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Ул төрле жанрларда эшли. Әсәрләре дөньяның төрле илләре музейларында һәм шәхси тупланмаларда саклана.
Ринат Мансур улы Анимаев Франциядә 1989 елдан яши һәм иҗат итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте