Бүген 14 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда Татарстан Республикасы мәдәният министры массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.
«Быел эшебез бик күп, ә 2014 ел вакыйгаларга бай булачак. Бүген без сезне - хезмәттәшләребезне 2014 елга – Мәдәният елына һәм Казан төрки дөнья башкаласы дип игълан ителгән елга планнарыбыз, башкарырга ниятләгән эшләребез белән таныштырырга дип чакырдык. Без сезнең белән үзебезнең барлык узган һәм буласы чараларыбыз турында фикер алышабыз, сезнең бәягез, тәкъдимнәрегез безгә һәрчак кирәк, тәнкыйтегезне ишетеп, вакытында җитешсезлекләребезне төзәтергә, күпсанлы актуаль сорауларыгызга җавап табарга тырышабыз. Республикада һәм бөтен татар дөньясында булган мәдәни вакыйгалар республика һәм федераль басмаларда дөнья күрә. Сез һәрчак безнең таянычыбыз булдыгыз!» - диде министр журналистларга рәхмәтен җиткерде.
Очрашу барышында Мәдәният елы һәм «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы чаралары турында фикер алышу булды.
Хөрмәтле журналистлар! 20 февральдән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үз карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында матбугат конференцияләре уздыра башлаячак.
Матбугат конференцияләре графигы
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте