12 февральдә «Манеж» күргәзмәләр залында «Түбәннән Түбән» күчмә күргәзмәсе ачылды. Казан һәм Казан Кремле аның юлында беренче «тукталыш» булды.
Бөек Идел ярында урнашкан шәһәрләр һәм авыллар тарихына кагылышлы рәвештә туган, төрле рәссамнар иҗат иткән инсталляция, графика һәм медиа-әсәрләрдә чагылыш тапкан мистификацияләр тамашачыларда зур кызыксыну уятачак. Рәссамнар крайны өйрәнү музейларына җитди карамауларын белдерәләр.
Күргәзмә Казанда бары ике атна була, 26 февральдә ул Идел буйлап түбәнгә таба юлын дәвам итәчәк.
5678-067, 5678-068.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте