Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе утырышы булды

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

12 февральдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе утырышы булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ю.З.Камалтынов алып барды.

Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина “Мәдәният учреждениеләренең законнарны үтәү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә балигъ булмаганнар белән эшләве” дигән темага нотык сөйләде.

Кайбер районнар вәкилләре шушы юнәлештә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International