«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Француз импрессионистлары һәм аларның чоры» күргәзмәсе 2014 елның 25 февралендә ябыла. Бу көннәрдә үзәк берничә чара уздыра.
14 февральдә, 12.00 – 20.00 - «Француз импрессионистлары белән Изге Валентин көне». Бу көндә күргәзмәгә килгән һәркем импрессионистлардан «валентинка» алачак.
17.00 сәгатьтә шул ук көнне – «Икәү «Эрмитаж» залында» музыка һәм шигърият программасы. Татарстан Республикасы халык артисты, халыкра конкурслар лауреаты Рэм Урасин һәм шагыйрә, «Триумф» бүләге лауреаты Альбина Әбсәләмова уртак программа тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте