Иртәгә 13 февральдә 16 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Өченче төбәкара акварель күргәзмәсе ачыла.
Анда Татарстан, Чувашстан һәм Ульяновск өлкәсеннән егермедән артык авторның акварель буяулар белән ясалган төрле жанрдагы картиналары күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте