Күп еллар дәвамында бөек җырчы туган көндә Казанда аның истәлегенә багышланган чаралар уза. Быел Шаляпинның тууына 141 ел тулуга багышланган чаралар программасына түбәндәгеләр керә:
13 февраль
10.00 – Ф.И. Шаляпин чукындырылган Богоявленье чиркәвендә дога кылу;
11.00 – Шаляпин һәйкәле (Бауман ур.) янында митинг;
12.00 – Шаляпинның Казандагы балачак һәм үсмерлек еллары белән бәйле урыннар буйлап җәяүле экскурсия.
Татарстан Республикасы Милли музеенда:
14.30 – «Битлек һәм эчке дөнья» күргәзмәсе белән танышу;
15.00 – «М. Горькийның әдәби-мемориаль музее: экспозицияне яңарту юлында» түгәрәк өстәле;
17.00 – концерт.
14 февраль – 10 сәгатьтә «Шаляпин укулары» ачыла.
(843) 292-32-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте