Бүген, 11 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы иҗат берлекләре вәкилләре белән очрашу булды

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген, ТР Дәүләт Советында республиканың иҗат берлекләре вәкилләре белән очрашу булды. Ул “түгәрәк өстәл” форматында вице-спикер, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова җитәкчелегендә узды.

“Иҗат берлекләре – гражданлык җәмгыятенең иң актив өлеше”, - диде Римма Ратникова, берлекләр тарафыннан зур эш алып барылуын белдереп.

Бүген республиканың язучылар, композиторлар, театр әһелләре, архитекторлар, рәссамнар, кинематографистлар берлекләре үз тәкъдимнәрен, хәл итәсе мәсьәләләрне яңгыратты. Депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә бу берлекләрнең алга таба эш юнәлешләре билгеләнде.

Төп проблема булып гонорарларның түбән булуы, халыкны сәнгатькә иҗат эшчәнлеге нәтиҗәләрен популярлаштыру аша тартуның, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләрен социаль яклауның начар куелуы, тәрҗемә мәктәбен торгызу зарурлыгы тора. Шулай ук югары квалификацияле сәнгатькәрләргә комачаулык итүче үзешчәнлек турында да фикер алыштылар.

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, 2013 елда берлекләрне финанслау, 2012 ел белән чагыштырганда, якынча 7 млн. сумнан 11 млн. сумга кадәр арткан. Моннан тыш, төрле ташламаларга, биналарны ремонтлауга акча бирелә. Ә гонорарлар Федераль законнар нигезендә үзгәрәчәк.

Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча, депутатлар Роберт Миңнуллин һәм Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев үз фикерләрен белдерде.

Римма Ратникова, очрашуга нәтиҗә ясап, иҗат берлекләренең эшчәнлеге ачыграк булырга, мәгърифәтчелек алып килергә тиешлеген билгеләп үтте.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International