12 февральдә 16 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында «Түбәннән Түбән» (ягъни Түбән Новгородтан елга агымында түбәнрәк урнашкан шәһәрләр) күргәзмәсе ачыла.
Әлеге проект В.Потанинның хәйрия фонды уздырган «Үзгәрүче дөньяда үзгәреш кичерүче музей» конкурсында җиңеп чыккан.
Проект идеясе Эдуард Әбүбәкерев, Евгений Стрелков һәм Вадим Филипповныкы. Алар елга сәяхәте вакытында алган тәэсирләре нигезендә башта «Түбәннән Түбән» дигән китап әзерләү уена киләләр. Ул Идел буе шәһәрләре тарихына, аларга кагылышлы тарихны бозып аңлатуларны фашлауга багышлап нәшер ителә. Күргәзмәдә дә шул ук тематика дәвам иттерелә. Анда Мәскәүдән, Түбән Новгородтан берничә авторның, шулай ук Саратов, Ижевск, Казан, Энгельс, Екатеринбург рәссамнарының эшләре куелган.
Күргәзмә 26 февральгә кадәр эшли.
Телефон: 5678-067, 5678-068.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте