Чистайның музейлар берләшмәсендә шәһәр күләмендә «Үзеңне иҗатка багышлау» дигән конкурс ачыла

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

12 февральдә Чистайның музейлар берләшмәсе Б. Пастернак мемориаль музеенда   шәһәр күләмендә  «Үзеңне иҗатка багышлау» дигән конкурс  ачыла. Ул ел саен Чистай шәһәре һәм Чистай районы мәктәп укучылары арасында Б. Пастернак әсәрләрен иң яхшы укучыларны ачыклау өчен оештырыла. 

Быел конкурс «Табигать, дөнья, җиһанның сер сандыгы…» дигән темага уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International