15 февральдә 16 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә татар халкының атаклы җырчысы Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт була.
Концертта Филармония музыкаль-әдәби лекторие солистлары - Георгий Ибушев, Регина Вәлиева, Айрат Имашев, Игорь Макаров, Гөлнара Байназарова, концертмейстер Роман Чуйнов, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Татарика» халык уен кораллары оркестры, Башкортостан кунаклары - Илһам Вәлиев, Алим Каюмов, Руслан Сәйфетдинов, Вахит Хозыров, Алина Латыйпова һәм башкалар катнаша.
Мәгълүмат: 8-927-440-22-52, Алсу Хафиз.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте