Казанда «Шаляпин укулары-2014» Бөтенроссия фәнни конференциясе уза

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

12 февральдән 14 февральгә кадәр Казанда «Шаляпин укулары-2014»  Бөтенроссия  фәнни конференциясе уза.

 Ул ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм аңа бөек җырчы иҗатын тикшерү белән шөгыльләнүчеләр җыела. Быел конференция темасына, Беренче бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгы уңаеннан, шуңа бәйле юнәлеш тә килеп керә.

 «Дөньядагы кризислар һәм гуманитар һәлакәтләр вакытында шәхес һәм мәдәният кичергән үзгәрешләр. Беренче бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгы уңаеннан» – конференциядә катнашучыларның фикер алышуы шушы тема тирәсендә барачак.

(843) 292-32-18.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International