10 февральдә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында мәшһүр Алишер Навоига багышланган концерт узды.
Бәйрәмне Үзбәк милли-мәдәни мохтарияте оештырды. Сәхнәдән бу кичтә бөек шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен сөйләделәр, аның әсәрләрен укыдылар, бик күп матур җырлар башкарылды. Кичәдә сәхнә тотучылар Татарстанда үзбәк халкы мәдәниятен танытуга һәм таратуга зур өлеш кертүләре өчен бүләкләр алдылар.
«Бүген без төрки халыкларның уртак бөек шагыйре, үзбәк теленә һәм әдәбиятына нигез салучыларның берсе – Алишер Навоиның туган көнен билгеләп узабыз. Сезне чын йөрәктән шушы күренекле вакыйга белән тәбрик итәм,» - диде кичә ахырында Үзбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе Абдуманноб Абдусаттаров.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте