XIV «Созвездие-Йолдызлык» фестивале ачылды

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате  ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең ундүртенче яңа сезоны ачылды. 1 февральдән 1 мартка кадәр республиканың зур һәм кечкенә шәһәр-авылларында сайлап алу турлары уза.  Шәһәр һәм районнардан ел саен фестивальдә ун меңнәрчә бала катнаша.

Иң талантлы һәм перспективалы конкурсантлар фестивальнең зона турларында катнашуга юлламалар алачак. Зона турлары 1 марттан 31 мартка кадәр республиканың 10 шәһәрендә узачак. 

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате  ачык республика телевизион яшьләр фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясендә уздырыла. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенә булышлык күрсәтү советы рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков, фестивальнең оештыру комитеты председателе  - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры  Р.Т.Борһанов.

Фестиваль нигезләмәсе турында тулырак мәгълүмат  http://www.yold.ru/node/14 сайтында.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International