«Кол Шәриф» мәчетенең ислам мәдәнияте музеенда «Хәтер көзгесе: тугра һәм шәҗәрә» дип аталган күргәзмә ачылды.
Тугра һәм шәҗәрә ислам сәнгатенең күренекле формалары булып тора.
Тематик күргәзмә каллиграфлар Нәҗип Нәккаш, Владимир Попов, Ришат Сәлахетдинов, Рөстәм Шамсутов, Әлфия Исхакова, Ринат Миннибаев һәм Зөлфия Мөхәммәтдинованың эшләреннән тупланган.
Күргәзмә 2014 елның 30 апреленә кадәр эшләячәк.