XXI гасырның яшь Ломоносовлары

2014 елның 9 феврале, якшәмбе

5 һәм 6 февральдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентларының «Исемнәре – Россия даны» III Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.   

Анда Татарстан Республикасының 21 торак пунктыннан 136 мәктәп укучысы һәм студент катнашты. Конференцияне оештыручылар һәм анда яңгыраган чыгышларга бәя бирүчеләр балаларның үз хезмәтләрен мөстәкыйль рәвештә, интернет-ресурслардан күчереп кенә түгел, китаплардан, документлардан файдаланып башкаруларын билгеләп уздылар.

Быелгы докладлар максатларының ачыклыгы, йомгакларның төгәллеге, иҗади караш, тарихи яңалыклары белән аерылып тордылар.  Алар барысы да гамәли фйдалануга юнәлдерелгән иделәр.  

Барлык җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International