Качалов театры труппасы күрше республикага гастрольгә китте

2014 елның 9 феврале, якшәмбе

Качалов театры труппасы күрше республикага гастрольгә китте.   

Чабаксарда Иванов исемендәге Чуваш драма театры сәхнәсендә качаловлылар өч спектакль уйный. 8 февральдә Чабаксар халкына  А.Н.Островский пьесасы буенча «Глумов» спектакле,  9 апрельдә Валентин Катаевның «Квадратура круга» водевиле, ә 10 февральдә,   Пушкинның вафаты көнендә, качаловлылар традиция буенча «Пиковая дама»ны –шагыйрьнең шул исемдәге повесте нигезендә куелган театраль фантазияне күрсәтәчәкләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International