Татарстан Республикасы мәдәният министры исеменә Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге Генераль директоры Мостафа Башкорттан рәхмәт сүзләре килеп иреште.
Хатында ул әлеге оешма делегациясенең Татарстанга визиты вакытында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы әзерләгән программа һәм, гомумән, кунакчыллык, җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәтен күндерә.
«Киләчәктә дә хезмәттәшлегебез шундый ук нәтиҗәле һәм һәрберебезгә файдалы булыр дип ышанам», – дип язган Мостафа Башкорт.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте