11 февральдә 18 сәгать 30 минутта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Саба» Иран музыка ансамбле концерты була. Анда күренекле композитор һәм җырчы Сәет Абделхөсәен Мохтаб катнаша.
Чараны оештыручылар – Казанда ИР Иранның Генераль консуллыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Сәет Абделхөсәен Мохтабның иҗаты белән дөньяның Россия, Төркия, Франция, Италия, Канада, АКШ, Казахстан, Австрия, Испания, Бөекбритания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Малайзия кебек һәм башка шундый 30 илендә тамашачылар таныштылар инде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте