Башкортостанда Фән Вәлиәхмәтовка багышланган «Үзем җырлыйм, үзем уйныйм» дигән төбәкара конкурс игълан ителде. Оештыручылары – «Рамазан» милли-мәгърифәти үзәге һәм Туймазы районы администрациясе. Әлеге конкурста катнашырга теләк белдергән һәркем үзе гармунда уйнап үзе үк җырларга да тиеш. Конкурста татар халык җыры яисә татар халык композиторларының әсәрләрен башкару таләбе куела.
Конкурсантларның тасмага яздырылган эшләре 1 мартка кадәр кабул ителәчәк. Беренче тур — видеотасмалар карау. Йомгаклау туры һәм гала-концерт 14 мартта Туймазы татар дәүләт драма театры бинасында уза.
Бәйге ике категориядә уза: 20 яшькә кадәр һәм 20 яшьтән 50 яшькәчә. Һәр категориядә беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнәчәк. Конкурсның төп бүләге — җиңүчегә Фән Вәлиәхмәтовтан яңа тальян гармун тапшырылачак. Конкурсның приз фонды – 100 мең сум. Сирәк яңгырый торган татар җыры башкаручыга махсус бүләк каралган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте