Салават дәүләт башкорт драма театрында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча спектакль куела

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

6, 7, 12, 14 февральдә Салават дәүләт башкорт драма театрында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча спектакль премьерасы була.  

Спектакльнең режиссеры-сәхнәгә куючысы Башкортостан Республикасының Атказанган артисты Азат Җиһаншин;  рәссамы – Башкортостан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе   Альберт Нестеров; музыкаль бизәлешен Башкортостан Республикасының Атказанган артисты Якуп Шәрипов башкарган.

Рольләрне Салават театрының күренекле артистлары башкара.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International