Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Тылсымчы анимация» күргәзмәсе ябылды

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2 февральдә  Казан Кремлендә «Манеж» күргәзмәләр залында «Тылсымчы анимация» күргәзмәсе ябыла.  

Күргәзмәгә килгән һәркемгә анимация һәм мультипликация әле барлыкка килә башлаган гына вакытта кулланылган әйберләрне күрү, аларны эшләтеп карау мөмкинлеге бирелде.   Тамашачылар зоотроп әйләндерделәр, стереоскопка карадылар, шәүлә театрында  предметларны хәрәкәткә китерделәр, комнан картина ясадылар. Бу күңелле гамәлләргә диварлардан яраткан мультфильмнар геройлары «карап торды».

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International