Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә 2 февральдән 18 февральгә кадәр узачак. Быел ул Казан операсының 140 еллыгына багышланган.
Матбугат конференциясендә фестиваль программасы һәм хәзерге форумның үзенчәлекләре турында театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, режиссер Юрий Александров Һәм театр музее директоры Рәмзия Такташ сөйләде.
Быел фестивальдә исемнәре бөтен дөньяда танылган «йолдызлар»: Альбина Шаһиморатова (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры), Владимир Маторин, Михаил Казаков, Алексей Тихомиров, Вероника Джиоева (Россиянең Зур театры), Борис Стаценко (Германия), Анна Самуил (Германиянең дәүләт операсы), Терри Кук (Германия), Мельба Рамос (Австрия) һәм башкалар катнаша.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрыннан Юрий Ившин, Олег Мачин, Светлана Смирнова, Юрий Петров, Зоя Церерина һ.б., шулай ук театрның хоры, оркестры, балеты артистлары катнаша. Дирижерлар: Марко Боэми (Италия), Роберто Пармеджани (Италия), Александра Самоилэ (Одесса, Украина), Алла Москаленко (Киев, Украина), Ренат Салаватов (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте