2 февральдә «Татарстан. Яңа гасыр» телеканалында 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына багышланган «Син ул – дөнья» дигән документаль фильм күрсәтелә.
Уеннар башланырга бер ел кала төшерүгә керешелгән әлеге фильмда бөтен дөньядан Казанга җыелган спортчылар һәм Универсиаданың уңышына өлеш керткән белгечләр турында сөйләнәчәк. Аны «ИВАН» продюсерлык үзәге төшергән.
Фильмның иң алдынгы заманча технологияләр кулланып Full HD форматында һәм берничә версиядә (115 минут, 68 минут һәм 52 минутлык телевизион версия) төшерелгәнлеген билгеләп китәргә кирәк.
Фильмга авторлык музыкасын композитор Сергей Дудаков, сценариен Татьяна Саломадина язган, режиссеры-сәхнәгә куючысы – Александр Смирнов.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте