Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Татарстан Республикасы районнары буйлап гастрольләрен дәвам итә.
Бу юлы ул Мамадыш районына җыена. Анда 4 – 7 февральдә артистлар Көек Ерыкса, Олыяз, Түбән Сөн авылларында чыгыш ясаячаклар. 5 февральдә Мамадыш район мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектакле һәм Рафис Корбанның «Бүре һәм Кәҗә» әкияте күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте