ТР Милли китапханәсендә «Мөхәммәт пәйгамбәр – галәмнәргә җибәрелгән рәхим-шәфкать иясе» дип аталган күргәзмә әзерләнде

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Мөхәммәд пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дөньяга килгән айда мөселман ил-дәүләтләрендә Мөхәммәд пәйгамбәргә кагылышлы күп чаралар үткәрелә, ТР Милли китапханәсендә дә бу бөек тарихи шәхес истәлегенә багышланган күргәзмә әзерләнде.

«Мөхәммәт пәйгамбәр – галәмнәргә җибәрелгән рәхим-шәфкать иясе» дип аталган, Мөхәммәд пәйгамбәрнең мәүлиденә багышланган күргәзмә белән 2014 нче елның 20 нче гыйнварыннан башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) танышырга мөмкин.

Биредә Мөхәммәд пәйгамбәргә иңгән Коръән Кәримнең 1901 нче елгы Казан басмасы, пәйгамбәрнең хәдисләре тупланган кайбер китаплар һәм аның тормышын тасвирлап татар галимнәре язган хезмәтләр урын алган.

Күргәзмә 2014 нче елның 10 нчы апреленә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International