В.И.Качалов исемендәге Казан драма театры чираттагы хәйрия акциясе уздырды.
27 гыйнварда театрның яшь артистлары балалар һәм яшүсмерләр өчен «Солнечный» тернәкләндерү үзәгендә инде традициягә кергән иҗади очрашу үткәрде. Балалар артистларны күптәнге дуслары кебек якын итеп каршы алдылар. Соңгы очрашудан узган бер ел вакыт эчендә аларның театр, артист һөнәре, сәхнә тормышы, андагы мәзәк хәлләр, гастрольләр турында күп сораулары җыелган икән. Кызыклы әңгәмә бергәләп җырлау, этюдлар башкару, татлы ризыклар өләшү белән бергә барды. Качаловлылар өчен дә, тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар өчен дә әлеге очрашу соңгысы булмас, театрның үзәк белән иҗади хезмәттәшлеге дәвамлы булырга ошый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте