«Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр эксперименталь музыка театры Татарстан шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыгарга җыена. Февраль һәм март айларында театр Зеленодольскида, Чаллыда, Тәтештә, Иске Чүпрәледә, Буада, Чистайда, Алабугада һәм ТРның башка торак пунктларында чыгыш ясаячак.