ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа авыл клубларында чыгыш ясаячак

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

28 гыйнварда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылының яңа клубында чыгыш ясый.

Әлеге чыгыш белән Дәүләт ансамбленең республика максатчан программасы кысаларында  2012-2014 елларда төзелгән авыл клубларында концертлар марафоны ачыла.  

Ансамбльнең Россия Федерациясендә Мәдәният елына багышланган гастрольләре ТР Президенты каршындагы Мәдәнияткә ярдәм фонды катнашында оештырылды.  Проект кысаларында ансамбль  2014 елның кыш һәм яз айларында  Теләче, Биектау, Балтач, Саба, Балык Бистәсе, Лаеш, Тукай, Буа, Питрәч, Апас районнарының яңа төзелгән мәдәният йортларында чыгыш ясаячак.  

Югары Кибәхуҗа авылында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачылар яраткан танылган номерларын күрсәтәчәк.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International