Социаль һәм мәдәният өлкәләре, сәнгать белгечләренә өстәмә белем бирү (квалификация күтәрү) институты музыкантлар һәм музыка укытучылары өчен уникаль осталык дәресләре циклы уздыра.
Әлеге цикл кысаларында 23 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр «Ян Сибелиуска багышлау» дигән чаралар уздырыла.
24 гыйнварда И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә (Жуковский урамы, 4) скрипка музыкасы концерты була: солисты – профессор С.Й.Рисито (Италия), концертмейстеры - профессор М.Я. Коварская. 16 сәгатьтә башлана.
26 һәм 27 гыйнварда Социаль һәм мәдәният өлкәләре, сәнгать белгечләренә өстәмә белем бирү (квалификация күтәрү) институтында (Г.Тукай урамы, 74А) осталык дәресләре узачак. 10 сәгать 30 минутта башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте