Кичә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Нур» Уфа дәүләт татар театрының Казанда гастрольләре ачылуга багышланган тантана узды. Шул ук кичне театр Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектаклен күрсәтте.
Шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бар иде.
Спектакль башланыр алдыннан сәхнәгә Камал театры һәм «Нур» театры җитәкчеләре чыкты, алар бу матур кичәне бергәләп ачып җибәрделәр. Фәрит Мөхәммәтшин тамашачылар алдына чыгып, кунак театр турында җылы сүзләр сөйләде, театр коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте