ТР ДСО «Республиканың мактанычы» дигән яңа проект тәкъдим итә

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрында «Республиканың мактанычы» дигән яңа проект кысаларында  ике концертның репетицияләре башланды.

25 һәм 26 гыйнварда ТР ДСО  «Республиканың мактанычы» дигән проект башлый.

25 гыйнварда 17 сәгатьтә – Зөлфия Рәүпованың «Ак бүре» операсы концерт буларак башкарыла. 26 гыйнварда 17 сәгатьтәТатарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры чыгышы.

Бөтендөнья универсиадасы узган көннәрдә  Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры «Ак бүре» операсының премьерасын күрсәтте. Бу – ТР ДСОның яңа проекты.  Татар операсы кую идеясе оркестрның баш дирижеры һәм җитәкчесе А.Сладковскийныкы. Музыка һәм либретто иҗат итүне ул яшь авторлар  – композитор Зөлфия Рәүпова һәм шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинга тапшырган. Опера мәгълүм татар әкияте нигезендә иҗат ителгән.

Операда ТР ДСО артистлары, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары, ТР Дәүләт камера хоры һәм башлап җырлаучылар –Альбина Латыйпова, Алина Шакирова, Миләүшә Тәминдарова, Эльмира Кәлимуллина, Рушан Шайбәков, Артур Исламов, Рөстам Асаев, Динар Джусоев, Айрат Имашев, Денис Хан-Баба, Руслан Габдерафиковлар катнаша.

 «Ак бүре» операсы Казан үзәгендәге Игенчеләр сарае каршында урнашкан, традицион рәвештә «Казан көзе» халыкара опера фестивале уза торган ачык һавадагы мәйданда күрсәтелде.    Аны 24 000 кеше карады.

Казан премьерасыннан соң, әлеге сәхнә әсәренең җитәкчесе операны Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә күрсәтергә ниятли.

Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры дебюты 13 июльдә булды. Бүген оркестрда 60 яшь музыкант катнаша, аларның иң кечесенә 9 яшь. Алар барысы да гади музыка мәктәпләрендә белем ала.  

Оркестр 26 гыйнварда «Республика мактанычы» проекты кысаларында чыгыш ясаячак.

Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл  Горнышева ТР Яшьләр симфоник оркестрына 500 мең сумлык грант бүлеп бирелүе турында хәбәр итте.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International