Татарстанда «Керәшен халык җырларын башкаручы яшь җырчыларның «Туым Җондозы» VI конкурс-фестивале дәвам итә.
Әлеге конкурс-фестивальнең максаты –керәшен музыка сәнгате җәүһәрләрен саклап калу һәм тагын да киңрәк таныту, үзенчәлекле башкару алымнарына ия булган ансамбльләрне, аерым җырчыларны, халык уен коралларында оста уйнаучыларны ачыклау.
Фестивальдә катнашучылар илнең төрле почмакларыннан килә һәм аларның саны ел саен арта бара. Башкортостан, Чиләбе өлкәсе, Удмуртиядән килгән кунаклар әлеге чарада бик теләп катнаша. Конкурс алты номинациядә уза: «Этник җыр», «Халык җыры», «Фольклор-эстрада җыры», «Фольклор ансамбле», «Парлап җырлаучылар», «Инструменталь ансамбль».
Конкурсның зона турлары Тукай, Питрәч, Алабуга һәм Кайбыч районнарында узды. 5 февральдә 10 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында йомгаклау туры узачак, аның нәтиҗәләре буенча конкурс-фестивальдә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Җиңүчеләр 5 февральдә кичке сәгать алтыда башланачак Гала-концертта бүләкләнәчәк. Ул Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте