Кичә ТР Фәннәр академиясендә Азат Зыятдиновны 75 яшьлеге белән котладылар. Ул - нефть химиясе каталитик процесслар өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы галим, техник фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның атказанган химигы, 100 дән артык эшләнмәләр, 170тән артык фәнни хезмәтләр һәм басмалар авторы. Моннан тыш, Азат Зыятдинов – ТР ФА вице-президенты, 2011 елдан ТР ФАнең нефть химиясе мәсьәләләре буенча президиум киңәшчесе, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты да.
ТР Фәннәр академиясенә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук хезмәттәшләре дә юбилярны котларга килде. ТР ФА президенты Әхмәт Мазһаров бәйрәм тантанасын ачып, Азат Зыятдинов туган районы Түбән Кама, гомумән, Казан һәм Татарстан патриоты булуын билгеләп үтте. Ә.Мазһаров юбилярның депутат эшчәнлегенә игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, 1991 елда татар теле статусы, 2011 елның декабрендә кечкенә татар авылларында башлангыч мәктәпләрне саклау уңаеннан чыгышлары истә калырлык булган.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, Азат Зыятдиновның хезмәт эшчәнлеге юлы озын булуын билгеләп узды. Ул ассызыклаганча, Татарстан – сәнәгать, нефть химиясе республикасы һәм юбиляр производствода фән белән практиканы берләштергән кешеләр исәбенә керә. “Республика Азат Шәймулла ул кебек, икътисад белән фәнгә күп яңалык керткән кешеләр белән горурлана”, - дип өстәде Татарстан парламенты спикеры. Ул юбилярның туган тел, тарих, татар халкының бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылучылар рәтендә, дип билгеләп үтте.
Очрашу ахырында Ф.Мөхәммәтшин А.Зыятдиновка ТР Дәүләт Советы Рәисе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Аннары Ә.Мазһаров, шулай ук юбилярны ТР Фәннәр академиясе президиумы Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Олуг галимне котлаучылар арасында “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ фәнни-техник үзәге директоры Валерий Погребцов бар иде. Казан мэры Илсур Метшин да юбиляр белән бергә эшләве турында искәртте, котлау сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм чарасында юбиляр адресына күп санлы котлаулар һәм җылы сүзләр әйтелде, аның эшчәнлегенең төрле юнәлешләрендә уңышлары билгеләп үтелде.
«Татар-информ» МА, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте