Казанда мәскәүле музыка белгече Дина Кирнарская белән очрашулар дәвам итә

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

21 һәм 22 гыйнварда Өстәмә һөнәри белем бирү институты Казан консерваториясе белән берлектә Казанда Мәскәүдән килгән гаять сәләтле музыка белгече  Дина Кирнарская белән очрашулар уздыра.

Дина Константиновна «Профессиональ музыкант һәм аның хәзерге заманда үз юлын табу мәсьәләләре», «Музыка һәм маркетинг», «Музыкага сәләтне ниләр тәшкил итә» дигән темаларга лекцияләр сөйләячәк.

Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе профессоры, музыка тарихы кафедрасы мөдире, сәнгать белеме докторы  Дина Кирнарская - «Музыканың тәэсире» фәнни монографиясе, күп кенә мәкаләләр авторы. Дина Кирнарская музыка психологиясе мәсьәләләрен  Лондон университеты музыка белеме  факультетын тәмамлый,  Гарвард университетында эшли (АКШ). Дина Кирнарскаяның теоретик һәм эксперименталь ачышлары Россия һәм чит ил психологлары тарафыннан югары бәяләнде.  

Өстәмә мәгълүмат: +7 965 589 9788.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International