22 гыйнварда «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 20 ел тула

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

22 гыйнварда «Казан Кремле»  музей-тыюлыгына 20 ел тула. Бу истәлекле көндә Казан Кремле музейларына керү түләүсез булачак. 

Музей-тыюлык 1994 елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә төзелде.  Ул федераль әһәмияткә ия булган тарихи һәм мәдәни мирас объекты һәм Татарстан Республикасының аеруча зур кыйммәткә ия булган мәдәни  объекты булып тора.  

Казан Кремледөньяда бердәнбер гамәлдәге  татар дәүләтчелеге мәдәнияте һәм дәүләт хакимияте үзәге; бу – Россия Федерациясендә сакланып калган бердәнбер татар кальгасы, анда беренчел шәһәр төзү идеясенең нигезләре сакланган; биредә төрле шәһәр төзелеше һәм архитектур культураларның  (Идел Болгарстаны, Алтын Урда,  Урта гасыр Казан-татар,  итальян, рус һәм хәзерге заман архитектур культураларның) үзара бәйләнеше чагыла.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International