Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында РФ Атказанган, ТР Халык артисты Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концерт булачак

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Иртәгә, 15 гыйнварда, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында РФ Атказанган, ТР Халык артисты  Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концерт булачак. Ул бик бай программалы һәм үзенчәлекле булырга ошый.

Әлфия Авзалова – татар эстрадасы легендасыул татар музыка сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга гаять зур өлеш кертте. 15 яшьлек кызчык Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы итеп чакырыла.  Матур һәм сирәк тавышлы Әлфия Авзалова тиздән ансамбльнең төп башлап җырлаучыларыннан берсенә әверелә. Ундүрт телдә дөнья халыклары җырларын башкарган үз концерт программасы – Авзалова иҗатының иң югары ноктасы була. 

Җырчыны котларга татар эстрадасының популяр җырчылары, музыкантлар киләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International