22 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Кәрим Тинчурин театрында балалар өчен Яңа ел тамашалары уздырылды.
Быел Кыш бабай һәм Кар кызында 3000нән артык бала кунакта булып китте. Театрның фойесына куелган чыршы тирәсе бәйрәмгә килүче балалар белән шыгрым тулып, гөж килде. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Чыршы әйләнәсендәге тамашадан соң балалар Дж.Родариның “Чиполлино маҗаралары”н, Ш.Фәрхетдиновның “Али баба һәм өч карак” спектакльләрен тамаша кыла алдылар. Әлеге тамашалар балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә кызыклы булды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният минстрлыгының матбугат хезмәте