Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Самарада чыгыш ясады

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

7 гыйнварда Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте чакыруы буенча Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Самара шәһәрендә ике спектакль – Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» һәм Рафис Корбанның «Бүре һәм Кәҗә» спектакльләрен күрсәтте.

Спектакльләр Самараның Тимер юлчылар мәдәният сараенда уйналдылар. Шушында ук татар җәмгыяте тарафыннан татар телендә балалар өчен Яңа ел тамашалары оештырылды.  

Кариевлылар «Туган тел» җәмгыятен 25 еллык юбилее белән тәбрикләделәр һәм җәмгыятьнең актив әгъзаларына һәм аның җитәкчесе Ильяс Шәкүровка кунакчыллыклары өчен рәхмәт әйттеләр. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International