6 гыйнварда Төркиядә төрки республикалар артистлары катнашында «Берҗан һәм Сара» операсының йомгаклау спектакле күрсәтелде

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

2013 елда ТЮРКСОЙ халыкара оешмасының 20 еллыгы һәм казах классик музыкасына нигез салучы  Мукан Тулебаевның тууына 100 ел тулу  уңаеннан онытылмаслык мәдәни чаралар уздырылды. Тамашачылар күңеленә үтә хуш килгән «Берҗан һәм Сара» операсы шуларның иң күренеклеләреннән берсе булды.

Проект кысаларында Самсун театрының талантлы артистлары төрки республикалардан чакырылган артистлар белән бергә әлеге спектакльне өч тапкыр уйнады.  

2013 елның 18 ноябрендә Самсун шәһәрендә узган премьерасыннан соң, спектакль 16 декабрьдә Казахстанда,  республиканың оешуына 22 ел тулу уңаеннан уздырылган чаралар кысаларында күрсәтелде. Быелның 6 гыйнварында  артистлар операны сәхнәдә соңгы тапкыр уйнадылар.

Төркиядәге премьераның йомгаклау спектаклендә Үзбәкстаннан Фирүзә Йосыпова, Казахстаннан Шахмәрдан Абилов,  Татарстаннан (РФ)  Ригина Вәлиева (Сара ролендә) катнашты.

ТЮРКСОЙның генераль секретаре Дюсен Касеинов агымдагы елда әлеге гүзәл әсәрнең башка төрки республикаларда да күрсәтеләчәге турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International