Санкт-Петербургта Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Татарстан һәм Башкортостан артистлары катнашында «Шәрыкъның музыкаль риваятьләре » дигән концерт узды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

26 декабрьдә ТЮРКСОЙның 20 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Санкт-Петербургта  «Шәрыкның музыкаль риваятьләре» дигән үзенчәлекле концерт узды.

Ул күп кенә төрки халыкларның күренекле сәнгать эшлеклеләре һәм мәдәният оешмаларының түгәрәк юбилейларына багышланган иде. Әлеге шәхесләр арасында мәшһүр композиторыбыз Фәрит Яруллин да күрсәтелгән иде. Күптән түгел аның тууына 100 ел тулды. Татарстаннан концертта Ригина Вәлиева чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International