Г.Камал театрында «Нур» Уфа татар театрының булачак гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узды.
Әлеге чарада «Нур» театры директоры Урал Гирфатуллин, баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашты.
Татарстан башкаласында «Нур» 4 спектакль күрсәтәчәк.
Гастрольләр Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасы белән ачылачак. Сәхнәгә аны Башкортостан Республикасының Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр бүләге иясе, режиссер Рөстәм Хәкимов куйган.
Казан тамашачысы тагын «Ак чәчәк сиңа бүләк» мелодрамасын, «Әниемнең ак күлмәге» спектаклен, һәм «Нурлы сәфәр» театраль тамашасын күрә алачак.
«Әниемнең ак күлмәге»ндә төп рольне Россиянең атказанган, Башкоротстанның һәм татарстанның халык артисты Сәвия Сираева уйный. Спектакль аның 80 еллык юбилеена багышлана.
Гастрольләр 26 гыйнварда тәмамланачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте