Олимпия уты эстафетасы бүген Болгарда узды

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе

Утлы лампада Казаннан китерелде. Аннан соң утны эстафета башланачак урынга – Истәлек билгесе янына алып килделәр. Биредә районның Мәдәният сарае иҗат коллективлары концерты барды. 

Эстафета башланыр алдыннан узган тантаналы чарада ТРның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Минтимер Шәймиев тантанага җыелган халыкны Сочида 2014 елда узачак Олимпиада уты Болгарга килеп җитү – зур тарихи вакыйга белән тәбрик итте. «Бу – тарих. Бүгенге эстафетаның үзенә генә аерым үзенчәлеге бар.  Болгар һәм Свияжскида ул илаһият һәм хәйриячелек рухы белән өртелә. Бу - безнең  Олимпиадага керткән өлешебез», - диде Минтимер Шәймиев һәм Олимпия уты эстафетасының юлы алга таба да уңышлы булыр, дигән ышаныч белдерде.  

 10 сәгать 40 минутта Олимпия факелына ут кабызылгач, эстафета рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде.

Эстафета маршруты Болгар музей-тыюлыгының бөтен  территориясе буйлап узды, ул  Икмәк музее һәм  «Ак мәчет» янында тукталыш ясады. Алга таба факел йөртүчеләр – утны барлыгы 35 кеше алып барды – шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөгереп уздылар.

Эстафетаның Болгар этабы Олимпия утын махсус лампага күчерү тантанасы белән тәмамланды. Шуннан соң ул  Свияжскига юл тотты

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International