22 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Казанның 95нче табигый-фәнни лицеенда Азат Аббасов ур., 15нче йорт адресы буенча «Тукайлы балачак» театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре катнашында.
Әлеге проект кече һәм урта мәктәп яшендәге балаларга, гаиләләр каравына исәпләнгән.
Проектның төп максаты: Габдулла Тукайның үзенчәлекле дөньясы, әдәби татар теле, Татар халкының бай тере традицияләре белән танышу аша татар мәдәниятен һәм әдәбиятын популярлаштыру.
Тукай геройлары-авыл яшьләре, Казан халкы, шәкертләр, татар әкиятләрендәге традицион персонажлар-Шүрәле һәм Су анасы тамашачылар алдында гротеск һәм йомшак юмор элементлары белән мавыктыргыч формада пәйда була.