Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда ике күргәзмә ачылды.
«Яфрак шавы» күргәзмәсе
Күргәзмә пейзаж жанрындагы төсле ксилографияләр циклын тәкъдим итә.
Барнаул рәссамы Марина Демидова эшләрендә табигатьнең аерым халәте авторның эмоцияләре һәм тойгылары призмасы аша ачыла.
Автор – РФ Мәдәният министрлыгының яшь рәссамнар өчен Дәүләт стипендиясе стипендиаты (2022, 2024) һәм «Ак манара» V Халыкара Алабуга экслибрис һәм кече формадагы басма графика триенналесе җиңүчесе.
«График филиация» күргәзмәсе
Күргәзмә шул ук исемдәге сәнгать проектының нәтиҗәләрен тәкъдим итә, аның төп максаты – тамашачыга басма графиканың төрле техникаларын: линогравюра, офорт, коллаграфия, шелкография һ.б. һәм аларны заманча сәнгать практикасында куллану мөмкинлекләрен күрсәтү. Күргәзмәдә катнашучылар – Россия сәнгать академиясенең Идел буе бүлекчәсенең Эксперименталь иҗат остаханәләре һәм Россия Рәссамнар берлеге «Графком» Графика лабораториясе рәссамнары – Казан дәүләт сәнгать остаханәләренең гравюра классы нигезендә барлыкка килгән «Всадник» график коллективының гравюра мирасын интерпретацияләгәннәр.
Проекта Татарстанның төрле шәһәрләреннән (Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы) рәссамнар катнашкан: Владислав Баранов, Екатерина Васильева, Елена Драгунова, Регина Иксанова, Регина Маврина, Диана Мөкминова, Екатерина Сафонова, Андрей Соколов, Ләйлә Фәизова, Рушәния Шәйхетдинова.
Күргәзмәнең кураторлары – рәссам, график, эстампист, китап рәссамы, Россия сәнгать академиясенең Мактаулы академигы, «Графком» график лабораториясе җитәкчесе Александр Артамонов һәм сәнгать белгече, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ольга Улемнова.